Без –китаплы халык
Югары Налим китапханәсендә 2 апрель- Халыкара балалар китабы көнендә “Без –китаплы халык” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Укучыларга китапның барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат бирелде, шигырьләр һәм канатлы сүзләр ярдәмендә китапның роле, китап укуның әһәмияте аңлатылды. Балалар “Күп укыган – күп белгән” –викторина соруларына да бик теләп һәм дөрес җаваплар бирделәр, Тукай шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Яңа китаплар белән таныштылар.