Акция «Читаем о войне»
Акциягә катнашу өчен 1- 7 класс укучылары чакырылды.Укучыларга Бөек Ватан сугышы , сугышка катнашкан язучылар турында кыскача мәгълумат бирелде, күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясалды . Сугыш фаҗигасе бөтен тулылыгы белән ачылган “Хатынь тургайлары”, “Яшәү белән үлем арасында”(Н. Дәүли), “Главное войско” (Л. Кассиль),“Герой пионерлар” җыентыгыннан өзекләр балаларда зур кызыксыну уятты, дәвамын белергә теләп өйгә укырга алдылар.
Балалар бакчасында Л. Кассильнең “Твои защитники” әсәрен бергәләп укыдык, рәсемнәрен карадык.