Тематик кичә "Шәҗәрә бәйрәме"
Алдан ук нәсел шәҗәрәләре турында гаять зур мәгълумат тупладык. Талипов Рөстәм үз нәселенең 7 буынын ачыклап “Нәсел агачы” ясатты.Шушы нәселдән чыгучылар кичәгә кунак итеп чакырылды. Кичә “Буыннар чылбыры” турында театральлештерелгән күренеш белән башланып китте. Алып баручылар (Султанова Т. , Хәйруллина М.) Талиповлар нәселеннән чыккан Талип,Салих,Нургалимә, Гөлҗәүһәр, аларның балалары Котдус, Гасим, Гомәр,Мөнзилә, Мөслимә, һб. аларның авыл тормышында тоткан урыны, гаиләләре, ирешкән уңышлары турында эчтәлекле итеп сөйләделәр.