" Юлда сак бул!"-балалар белән әңгәмә
Сабый чактан ук юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнүне, аларны үтәүне канун итеп кертергә кирәк. Һәр сабыйның тормыш юлы балалар бакчасыннан башлана. Балалар бакчасында алган тәрбия безне гомеребез буе озатып йөри. Бу вакыт аралыгы — шәхеснең үсешендә иң мөһим чор. Бу чорда бала үзен чолгап алган тирәлек, кешеләр, табигать дөньясы белән таныша, аралаша башлый.
Сау-сәламәт кеше гел юлда, гел хәрәкәттә. Балалар бакчасына, мәктәпкә, эшкә йөри, күршеләренә керә, кибеткә чыга... Җәмәгать транспортына утыра, үз машинасында җилдерә.... Тормышлар шуңа көйләнгән. Әмма шул көйләнгән тормыш та гел уяулыкны таләп итә.
Шуңа күрә һәркем юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен тиешенчә өйрәнергә, ул кагыйдәләрне үтәргә, юл билгеләрен таный белергә, аларга буйсынырга, кирәк очракта беренче медицина ярдәме күрсәтә алырга тиеш.
Балалар бакчасында”Юлда сак бул!” дигән темага әңгәмә үткәрдек.