“Бәхетсезләр дә үзенчә бәхетле” -Ф.Садриевка 85 яшь
Фоат Садриевның юбилее уңаеннан ,китапханәдә, авторның “Бәхетсезләр бәхете” әсәре буенча китап укучылар конференциясе узды. Ф.Садриевның роман-трилогиясе укучы тарафыннан яратып кабул ителә. Ф. Садриев халыкның рухи-мәдәни, иҗтимагый яшәешенә аерым игътибар бирә. Романда һәркемне борчыган мәсьәләләр күтәрелсә дә, үзәккә – Кеше, аның бәхете куела. Бәхет исә, язучы фикеренчә, рухи һәм матди бөтенлек, гармония, шәхес ирегендә. Язучының үзенә генә хас стиле, катлаулы характерлы итеп тасвирланган геройлары, беркемне кабатламаган образлы теле, зәвыклы сурәт алымнары аша әсәрне укучыга җиткерә.