" Тукайның әкиятләр һәм шигырьләр дөньясы"-әдәби- музыкаль кичә
Зәй Үзәк китапханәсе "Тукайнын әкиятләре һәм шигырьләре дөньясында" дигән конкурс игълан итте. Район китапханәләре, февраль - апрель аенда Тукай әсәрләрен сәхнәләштерә, шигырьләрен төрле телләрдә укый, рәсем һәм кул эшләнмәләреннән күргәзмәләр ясый.
Безнең китапханә беренчеләрдән булып бу фестивальне башлап җибәрде.Габдулла Тукайның әкият геройлары кунакка килде,шигерьләрен яттан сөйләдек,җырларын җырладык.Шагыйрьнең китапларыннан,укучыларның кул эшләнмәләреннән күргәзмә төзелде.Бәйрәмебезне милләтебезнең гимнына әйләнгән “ Туган тел “ җыры белән төгәлләдек.