Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

Халыкара туган телләр көне.

21 нче февраль — илебездә Халыкара туган телләр көне.

Туган телебезне саклау - бүген һәммәбез алдында  торган иң зур бурычларның берсе. Туган телгә бер генә көн түгел, бөтен гомер бирелергә тиеш. Безнең тел үле тел түгел ул. Ул - яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, сөйләшергә тиешбез. “

Тел көне уңаеннан , мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, авылыбызның   “Чулпан” балалар бакчасына кунакка бардык.Нәни дусларыбызга Габдулла Тукайның “ Гали белән Кәҗә”, “ Кызыклы шәкерт”,”Ялкау маэмай” шигырьләрен укыдык. Татар халкының түгәрәк уеннарын уйнадык.Балалар кечкенәдән туган телләрен белеп,яратып үссен.