«Әфганстан-төзәлмәс яра » мәгълүмат сәгате
15 февраль Совет гаскәрләренең Әфганстан чикләреннән чыгарылу көне
Бу мөһим тарихи вакыйга.Бу көн- Әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу көне буларак тарихка кереп калды. Шул уңайдан 14 нче февраль көнне , мәдәният йортында «Әфганстан-төзәлмәс яра » дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче , кичәдә катнашучылар өчен китап күргәзмәсе, якташ-геройларыбызның документларыннан, аларның туган якларына язган хатларыннан төзелгән альбомнар тәкъдим иттеләр, хатларыннан өзекләр укыдылар.
Әфганчы-геройларыбызның күрсәткән батырлыкларын онытырга хакыбыз юк!
Тынычлык!Дөньяда анннан да изгерәк берни дә юк!Илләр тынычлансын!Яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы түкмәсен иде!