"Герой шәһәр-Сталинград"-хәтер сәгате
Бүген китапханәдә Икенче бөтендөнья сугышында борылыш чоры булган Сталинград сугышына багышланган хәтер сәгате үтте.2 февраль – Сугышчан Дан көне. Моннан 83 ел элек Сталинград шәһәре немец гаскәрләреннән азат ителә.Бу күренекле вакыйга 1943 елның 2 февралендә була.
Моннан 83 ел элек – 1943 елның 2 февралендә Сталинград янында 200 көн дәвам иткән тарихта тиңе булмаган сугыш совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана.
Китапханәдә «Герой шәһәр- Сталинград» исеме астында китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче күргәзмәгә күгәтү ясап, тарихыбыздагы Сталинград сугышы вакыйгаларын искә төшерде.
Соңыннан китап укучылар сугышта булган әтиләрен һәм бабайларын искә алдылар.