Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

" Үлемне җиңгән шәһәр"-тарихи-патриотик сәгать

Бүген китапханәдә«Үлемне җиңгән шәһәр» дип исемләнгән ,Ленинград шәһәреннең чолганыштан чыгуына 82 ел тулу уңаеннан,тарихи-патриотик сәгать үтте.

Бөек Ватан сугышы илебез өчен генә түгел, барлык кешелек дөньясы өчен канкойгыч вакыйга буларак тарихка кереп калды. 1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. 900 көнгә якын камалышта калу Ленинградта яшәүчеләр өчен иң авыр һәм иң коточкыч көннәр була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Кайгы бер генә гаиләне дә читләтеп узмый. Ата-аналар улларын һәм кызларын югалта, балалар ятим кала. Күп гаиләләр тулысы белән ачлыктан кырыла. Камалыштагы шәһәрне коткару өчен азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша озатыла. Бу - боз каткан күл буйлап узучы данлыклы «Яшәү юлы». Нәтиҗәдә йөз меңләгән ленинградлы ач үлемнән йолып калына.