«Иҗатында җир һәм күңел җылысы»- Гомәр Бәшировның тууына 125 ел
2026 нчы елның 7 гыйнварында күренекле татар язучысы, фольклорчы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Гомәр Бәшировның (1901-1999) тууына 125 ел тулды.
Китапханәдә язучының кипапларыннан «Иҗатында җир һәм күңел җылысы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм әдипнең тормыш юлы, иҗаты буенча фикер алыштык.
Г. Бәширов әдәбиятка 1930 еллар башында килә. 1930-40 елларда Г. Разин исеме белән таныла. «Канлы бармаклар» исемле беренче хикәясе 1931 дә Мәскәүдә «Ударниклар» журналында басыла. Туган ил темасын яктырткан «Соңгы сугыш» дигән беренче китабы 1934 тә Казанда нәшер ителә
Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, иҗатының камиллеге, гомумән, бөтен асылы белән халык язучысы Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”, “Җидегән чишмә”, “Көзге ачы җилләрдә”, “И язмыш, язмыш” һәм башка әсәрләре дә татар укучысының өстәл китабына әверелгән.