"12декабрь - Конституция көне"-мәгълүмат сәгате
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Китапханәдә укучыларга Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында аңлатып мәгълүмат сәгате үтте
Укучылар сорау-җавап, анаграммалар бәйгеләрендә катнашып, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Укучылар мәктәптә укыганда ук безнең дәүләтебезнең төп нигезләре белергә, сәясәт, икътисад һәм этика өлкәсендә белемле булырга тиешләр. Киләчәк тормышларында бу аларга, һичшиксез, кирәк булачак.