Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Язучы гаделлек сагында"- Фәүзия Бәйрәмовага 75 яшь

Бүген язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмовага 75 яшь.

Шушы уңайдан китапханәдә язучының китапларыннан”Язучы гаделлек сагында “ дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм язучының иҗаты турында фикер алышу булды.

Фәүзия Бәйрәмованың мавыктыргыч, тарихи әсәрләре үткәннәр белән бүгенгене бәйләп тора.

Фәүзия Бәйрәмованың Саба болыннарында китаптан башланган тормышы инде зур Татар дөньясында китап белән дәвам итә... Һәм, милләтебезне сөендереп, ул елдан-ел яңа китапларын язып-чыгарып тора, татар тарихында үз ачышларын ясый, галимнәребез моңа кадәр аяк та басмаган урыннарга барып чыга, матбугатта һәм мәйданнарда курыкмыйча үз сүзен әйтә, әдәбиятта үз эзен калдыра.