Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

" Күңел җылыбызны өләшик"-мөмкинлекләре чикле авылдашларыбыз белән очрашу

Ел саен 3 декабрьдә Россиядә Халыкара инвалидлар көне яки халыкара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне билгеләп үтелә.

Шушы уңайдан авыл җирлеге башлыгы,мәдәният хезмәткәрләре белән мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбыз Батькова Елена Сергеевна һәм Яхин Алмазларның өйләрендә булып,җылы әңгәмә кордык,кечкенә генә бүләкләребезне тапшырдык,матур теләкләребезне теләдек.

Бүгенге көндә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә яхшы хис, җылылык, игелек, илһам, тормыш планнары һәм якты идеяләр телисе килә! Сезне якыннарыгызның кайгыртуы чолгап алсын, сезнең өчен Кояш яктыртсын, ә гаиләләрдә үзара аңлашу, Йөрәк хисләре һәм чиксез мәхәббәт яшәсен. Сезгә якты мизгелләр, якты вакыйгалар, яхшы кәеф һәм оптимизм телибез!