Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"СПИД-гасыр бәласы..."- тематик әңгәмә

1 декабрь — Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ — инфекциясе таралуын һәм ВИЧ — инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтендөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ — инфекциясе турында онытмыйча, бу авыруны йөртүче кешеләргә сабырлык күрсәтергә дә чакыра.  Сәламәт  яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан китапханәдә « СПИД-гасыр бәласы…»дип исемләнгән тематик әңгәмә узды. Бу чарага фельдшер Талипова Раилә Рәфыйк кызын дә чакырдык. «ВИЧ-инфекциясе — ул, иммунодефицит вирусын (ВИЧ) барлыкка китергән, хроник инфекцион авыру. Ул иммун системасын зарарлау һәм таркату, икенчел инфекция һәм яман шешләрне барлыкка китерүче булдырылган иммунитет дефициты синдромы.» — дип мәгълүмәт бирде ул китап укучыларга. Иң мөһиме: һәрбер кеше сәламәтлекне саклауда профилактиканың бик мөһим булуын аңларга тиеш.