"Галиҗәнап авыл хатыны"-әдәби- музыкаль кичә
15 октябрь – Халыкара авыл хатыннары көне. Беренче тапкыр бу бәйрәм 2008 елда үткәрелә. Төп максаты - авыл хатыннарына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм җәмәгатьчелек алдында аларның статусын күтәрү була. Бүгенге көндә авыл хатын-кызлары җир йөзе халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Аларның тормышы - һәр көн җиргә хезмәт кую, мал-туар асрау, гаилә һәм балаларны кайгырту. Алар авыл хуҗалыгында, азык-төлек җитештерүдә алдынгы роль уйныйлар. Тик, кызганычка каршы, аларның хезмәте күп илләрдә күзгә күренми торган булып кала. Статистика буенча, бүген дөнья йөзендә 500 миллион авыл хатын-кызы ярлылыкта яши икән.
Хөрмәтле ханымнар - тырыш, уңган, сөйкемле, мәрхәмәтле авыл хатын-кызлары, авылның асыл затлары һәм патриотлары !
Ихлас күңелдән сезне үзебезнең бәйрәм белән котлыйм!
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы, эшегездә уңышлар телим. Авыр авыл тормышын бергә тартырга яныгызда һәрвакыт ышанычлы тормыш иптәше булсын.