" Якты затның олы иҗаты" Гариф Ахунов иҗаты буенча конференция
Татар халкының тарихи үсешендә тирән эз калдырган, бөтен тормышын һәм талантын халыкка хезмәт итүгә багышлаган шәхесләребез бар. Шундыйларның берсе – илленче еллардан башлап, тырыш һәм гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән әдип Гариф Ахунов. Г. Ахунов – күпьяклы,киңкырлы талант иясе. Ул – әдәбиятның алгы сафында торучы, заман сулышын тоючы, үткен күзле, тапкыр сүзле әдип. Төрле жанрларда иҗат итә: хикәя, очерк, повесть, романнар яза; шигырьләр тудыра, тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Әдәби тәнкыйть эшчәнлеген дә, драматургияне дә үз итә. Шуның өстенә актив җәмәгать эшлеклесе дә була. Китапханәдә язучының китапларыннан"Якты затның олы иҗаты "дигән исем астында күргәзмә ясалды.Китап сөюче ханымнар белән авторның " Гомер юлы" романы буенча китап укучылар конференциясе үтте.