Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

«Террорның милләте юк»- балалар белән әңгәмә

Терроризм хәзерге вакытта кешелек иминлегенә төп куркынычларның берсе булып тора. Югары Налим авыл китапханәсе ү укучылар өчен «Террорның милләте юк» дигән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдән укучылар терроризмның нәрсә икәнен, аның төрләре, аның максатлары нинди икәнен белделәр. Соңгы елларда дөньяда кылынган террор гамәлләрен искә төшерделәр. Балаларга террорчылык белән янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, мондый ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләштеләр. Террорчылык башланганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, шикле әйберләрне табуга аерым игътибар бирелде, уяулык күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга һәм мондый хәл килеп чыкканда үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләштеләр. Чара ахырында балаларга "Терроризм – җәмгыятькә куркыныч", "Террорчылыкка каршы хәвефсезлек"памяткалар таратылды