Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Һәр әсәре-тәрбия дәресе"- Мәдинә Маликовага 90 яшь

5 августта күренекле татар язучысы, драматург, Татарстан Республикасының   Габдулла Тукай  исемендәге дәүләт премиясе лауреаты    Мәдинә Маликовага 90 яшь тула.
Мәдинә Маликова - татар телендә романнар язган беренче хатын-кыз. Аңа киң танылу китергән дистәләгән повесть һәм хикәяләр авторы. Язучының юбилее уңаеннан  бүген Югары Налим авыл китапханәсендә « Һәр әсәре- тәрбия дәресе» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде һәм язучы Мәдинә Маликованың  китапларыннан төзелгән күргәзмәгә – күзәтү оештырылды.
Күргәзмәдә «Фидая», «Басып сайрар талы бар», «Арыш тәме», «Алтын ятьмә»   һәм башка китаплар тәкъдим ителде.
Китапханәче авторның китапларына кыскача күзәтү ясады, язучының биографиясе белән таныштырды. Чара «Ахирәт» клубы берләшмәсе әгъзалары белән узды. Алар укыган китаплары, авторның әсәрләре, аның тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәре белән уртаклаштылар. Чара ахырында укучылар Мәдинә Маликованың китапларын өйдә уку өчен алдылар.