Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

Әдәби- музыкаль кичә "Йорәгеңне җилкән итеп күтәр"

Ярты гасыр дәвам иткән күпкырлы иҗаты, йөздән артык җәүһәрдәй җырлары белән шигьрияттә мәйдан тотып , татар халкының тирән ихтирамын казанган шагыйрә Гөлшат Зәйнашева да укучылар тарафыннан яратып укыла. Бу ике шәхесне язмыш  авырлыклар белән сынаса да, алар бирешмичә тормыш югарылыганда калган бөек, олпат әдипләр.

Югары Налим мәдәният йортында бу ике олпат әдип иҗатына багышланган әдәби- музыкаль кичә булып узды.  Тамашачыларны залда бу ике олпат әдипләрнең иҗатын яктырткан”Сынмас рухлы әдип” һәм “Мең кыллы күңел”  дигән китап күргәзмәләре каршы алды. Сәхнәнең бизәлеше һәм экранда барган презентация дә язучыларның рухын тудырырга ярдәм итте.

     

 

Кичәнең башында ук кечкенә Фәнис белән әнисе , егетне Армиягә озату күренешләре ((Адель Камалов, Линар Мавляутдинов, Раушания Хайруллина) тамашачыны әдипнең тормышына багышланган “Җилкәннәр җилдә сынала” автобиографик әсәренең эченә алып кереп китте. Үзешчән артистлар бу күренешләрне  күздән яшьләр килерлек итеп уйнады.Алып баручылар китапханәче Тәслимә Солтанова , Миләүшә Хәйруллина һәм  авылыбыз үзешчәннәре бу язучыларның күп кырлы иҗатларын оста итеп ача алдылар. Кичәдә балалар өчен язылган шигырьләрне Югары Налим мәктәбе укучылары Каринә Камалова, Зәринә Баранова, Диләрә Насирова, Эльза Гайфуллиналар сокланырлык итеп башкарса, шигьри җанлы өлкән укучыларыбыз авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева, мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина, Йолдыз Зарипова  мәхәббәт , туган як, матурлык турында шигырьләрен бик матур итеп яңгыраттылар. ТР атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин әдипнең таянычы булган сөекле хатыны Нурсия ханымга багышланган шигырьләрен күңелнең нечкә кылларына тиярлек итеп башкарды.Рузилә Фасхутдинова, Йолдыз  Зарипова , Регина Насирова, Лилия, Таңсылу, Фикрәт, Сибгатуллиннар сәхнәләштерелгән ”Әнә килә автомобиль” һәм балалар өчен язылган “Ак яфрак” спектакльләреннән өзекне тамашачылар аеруча яратып кабул иттеләр һәм алкышларга күмделәр. Ә шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын үзешчәннәребез Илгизә Галиуллина, Йолдыз  Зарипова, Гөлнара Хәкимуллина, Марат Талипов, Эльвира  Исрафилова һәм Айрат Солтановлар күңелләргә барып җитәрлек итеп яңгыратты.

Кичәдән тамашачылар рухи азык һәм файдалы мәгълүмат, җаннарына  дәрт һәм көч алып,таралыштылар.