"Китапханә- могҗизалар иле"- балалар белән әңгәмә
27 майда Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.
Бу көн китапханәчеләр бәйрәме генә түгел ,китап яратучылар, язучыларыбыз,шагыйрьләребез бәйрәме дә.Чөнки китапханәләр язучы белән укучы арасындагы күпер ,аларның иҗат җимешләрен үз укучысына җиткерүчеләр дә булып торалар Шушы бәйрәм уңаеннан безнең китапханәдә « Китапханә-могҗизалар иле» дигән исем астында китап укучылар белән әңгәмә үтте.
Укучылар авылыбызның китапханә тарихы , китапханә эшчәнлеге белән таныштылар. Бөтен гомерен китапханәгә багышлаган беренче китапханәче Маһруй апа Талипованы искә алдык.Китапханәче һөнәре яшь китап укучыларда кызыксыну уятты.