"Йолдызлар чакыра"-космонавтика көненә танып белү сәгате
12 нче апрельдә бөтен дөнья авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Югары Налим авыл китапханәсендә“Космоска сәяхәт”дигән танып белү сәгате үткәрдек. Чара барышында катнашучылар космонавтикага нигез салучы Константин Циолковскийны, космик корабльләрнең баш конструкторы Сергей Королевны, СССРның очучы – космонавты Юрий Гагаринны, дөньяда беренче хатын – кыз-космонавт Валентина Терешкованы һәм башка космонавтларны искә алдык.
Шулай балалар ук бик теләп “Космоска юл” дигән викторина сорауларына җавап бирделәр.
Чарага «Йолдызлар чакыра» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Анда галәмнең беренче ачышчылары, герой-космонавтлар турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде. Һәм, әлбәттә, Юрий Алексеевич Гагаринның тормышы һәм космос казанышларына зур урын бирелде.