Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Сталинград сугышына 75 ел" информацион сәгать

Сталинград сугышы( 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр) Бөек Ватан сугышы барышында иң авыр, иң  канкойгыч һәм иң әһәмиятле бәрелешләрнең берсе. Бу сугыштан соң сугыш барышында тамырдан борылыш башлана, ягъни, өстенлек Совет гаскәрләре ягына күчә, немец илбасарларын илебез территориясеннән куа башлыйлар. Бу сугышта безнең авылдашларыбыз Сибгатуллин Габдулла абый һәм Батьков Николай Никитич та катнаша