Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

Очрашу кичәсе

31 январьда китапханәгә авылыбыз мәктәбен тәмамлап төрле ВУЗларда укучы студентлар түгәрәк өстәл артына сөйләшүгә чакырылды.Очрашуда студентлар һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Сөйләшүнең темасы:” Ничек яшисең, студент!?”дип аталды. Китапханәче  катнашучыларга – “Сез яшьләр нинди уй- ниятләр, хыяллар белән яшисез, бүгенге вәзгыятькә карашыгыз ничек, авылның киләчәген ничек күзаллыйсыз , укып чыккач кайларда эшләргә планлаштырасыз , хыялларны тормышка ашыруда нинди киртәләр һәм аларны чишү юлларын күрәсез?- кебек сораулар куйды. Яшьләр бик теләп әңгәмәгә кушылды, үз фикерләрен әйтеп кенә калмадылар, ә шактый кыю рәвештә яклап та чыктылыр. Сөйләшүдә бик куп темалар күтәрелде: студент тормышы,  һөнәр сайлау һәм эшкә урнашу проблемалары, авылның киләчәге, туган тел мәсьәләсе һ. б. лар. Волонтерлык  темасы да, китап уку да читтә калмады. Күбесенең укырга яратуы аеруча сөендерде. Яшьләр авыл тормышын  җанландыру буенча үзләренең тәкъдимнәрен дә керттеләр,мәдәният һәм китапханә тормышында актив катнашырга да сүз бирделәр.