"Ягез әле,татар әбиләре!"-бәйрәм кичәсе
Урамда яз җилләре исә, кояш елмая, яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Язларга хатын-кызлар бәйрәме дә ямь өсти.Бүген мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Ягез әле, татар әбиләре!" дип исемләнгән матур кичә узды.Милли киемнәрдән килгән мөлаем әбиләребез дога укып күңелебезгә иман нуры өстәделәр, " Ак калфак" һәм " Асылбикә" командалары иттарткыч сүтеп җыю, курчакка памперс кигертү, җепкә төймә( макарон) тезү, таякка күз җыю , тизәйткечләр әйтү буенча да, музыкаль һәм интеллектуаль бәйгеләрдә дә сынатмадылар.