Заһидә Мусинаның "Килен" повесте буенча китап укучылар конференциясе
Башкорт телендә иҗат итүче яшь язучы Заһидә Мусинаның «Килен» дип аталган повесте буенча китапханәдә китап укучылар конференциясе үтте.Булган хәлләргә таянып язылган әсәр укучының игътибарын XXI гасырда да көн кадагында торган социаль проблемага юнәлтә.
Әсәрдә гаилә бәхете, килен һәм кайнәнә мөнәсәбәтләре тыгыз үрелгән. Сюжет үзәгендә гади хатын-кыз бәхете турында хыялланучы яшь кыз. Аңа ул бәхеткә ирешер өчен бик күп сынаулар аша үтәргә туры килә. Акйолдыз образы бу әсәрдә укучыны уйландыра,җанландыра ,яңа хис-кичерешләргә этәрә.
Әсәрнең эчтәлеге буенча фикер алыштык.Әңгәмә кызыклы һәм тәрбияви үтте.