"Җиңелмәс Ленинград"-мәгълүмат сәгате
Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 81 ел тулды .1944 нче елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне.Китапханәдә "Батырларны беләсезме? дигән исем астында китап күргәзмәсе тәзелде.
Күп еллар мәктәптә балаларга тарих фәнен укыткан укытучы Тәслимә Султанова"Җиңелмәс Ленинград" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Әңгәмә барышында китап укучылар 900 көн дәвам иткән блокада , шәһәр халкы дучар булган авырлыклар, аларның батырлыгы, дошманга каршы көрәше турында фикер алыштылар. Таня Савичеваның көндәлеге белән таныштылар.