Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

“Юл кагыйдәләрен бел!”

Китапханәдә башлангыч сыйныф укычылырының юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен, ,светофор төсләрен аера белүләрен,  дөрес хәрәкәт итү буенча белемнәрен  ныгыту максатыннан әңгәмә оештырылды. “Юл кагыйдәләрен бел!” күргәзмәсе дә нәкъ шушы теманы яктыртты. Әңгәмә барышында юлларда игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә,дуслык, бердәмлек, бер—береңә игътибарлы, ярдәмчел, әдәпле булырга чакырылды. Т. Шакированың “Юл хәрәкәте билгеләре” дигән китабын бергәләп укыдык.