"Яңа елны көтәбез"
Сизәсезме: Яңа ел бәйрәме якынлаша, җәмәгать! Бар кешелек дөньясы,Елан елын каршыларга әзерләнә.
Һәркайсыбыз һәр туар Яңа елны якты уй-хыяллар, изге өмет-ниятләр белән көтә. Урам-паркларда сылу чыршылар да, бәйрәмчә бизәлеп, үз тамашаларына дәшәргә әзерләнә.Без дә китапханәгә даими йөрүче кызлар белән бүлмәбезне,китапханә тәрәзәләрен бизәдек.Эшебезнең нәтиҗәсе барыбызга да ошады.Хәзер инде Кыш бабай белән Кар кызын көтәбез.