"Безнең Россия Геройлары"- Ватан Геройлары көне
2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу – Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне. Шул уңайдан китапханәдә мәгълүмат сәгате үтте. Якташларыбыз Г.Ф.Ларионов, Н.И.Майков, А.А.Васильевларның батырлыкларын искә алдык.Сугышта катнашкан авылдашларыбызның ,хәзерге көндә хәрби операциядәге егетләребезнең батырлыклары турында сөйләштек.