"Сак булыгыз-СПИД!"
Дөнья жәмәгатьчелеге 1 декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгелэп үтә.
ВИЧ инфекциянең йогу юллары , инфекцияне йоктырмас өчен саклану чаралары турында авылыбыз фельдшеры Талипова Раилә Рафыйк кызы сөйләде .
СПИД авыруына каршы хәзерге вакытта куп төрле дару препаратлары кулланыла.Иртэ куелган диагноз хәм вакытында вируска каршы дәвалау уздыру авыруның көчәюен, СПИД билгеләре килеп чыгуын озак елларга тоткарларга булыша. СПИД ны китереп чыгаручы вирус табигатьтэ булган башка вирусларга төзелеше белән охшаш булса да, яшәү хәм үрчу урыны уникаль – кешенең иммунитет өчен җаваплы күзәнәклэре. Шуңа күрэә аның белән корәшү дә авыр. Кисәту максатында вакцина уйлап чыгара алучы әлегә юк. Димәк , хәзерге вакытта иң ышанычлы чара – саклану юлларын өйрәнеп , белемнәр белән коралланып , уз-узеңне саклау . СПИДка каршы бергәләп көрәшкәндә генэ, уңай нәтиҗәләргә ирешергә булла. Онытмагыз, хәркемнең сәламәтлеге үз кулында.