Нәбирә Гыйматдинованың"Сер" повесте буенча укучылар конференциясе
Авылыбызның Нәбирә Гыйматдинова иҗатына гашыйк китап укучы хатын кызлары белән авторның “Сер”повесте буенча фикер алыштык.
Нәбирә Гыйматдинова - реаль һәм ирреальлекнең бөтенлеген тудыру омтылышы ясаучы; бу тормыш һәм теге дөнья, яшәү һәм үлем, кешенең дингә мөнәсәбәте, тормыш мәгънәсен экзистенциаль яссылыкта, чиктәш халәттә эзләү юнәлешен сайлаган язучы. Аның иҗатында эш-гамәлләр геройның хис-кичерешләре белән мотивацияләнә. Үзәк герой сурәтләнеше һәм аның характеры - язучы өчен төп материал . Әлеге фикерләр аның “Сер” повестендә дә раслана.Гөлфия образы бу әсәрдә укучыны уйландыра,җанландыра ,яңа хис-кичерешләргә этәрә.