"Сәламәт тәндә-сәламәт рух"-сәламәтлек дәресе
Бүген китапханәдә " Сәламәт тәндә- сәламәт рух" исеме астында сәламәтлек дәресе узды. Балалар белән көндәлек режим, дөрес туклану, физик күнегүләр, чыныгу, начар гадәтләрнең булмавы сәламәт яшәүнең нигезе дигән нәтиҗәгә килдек. Сәламәтлек-ул кешенең рухи, физик, психологик һәм социаль сәләте генә түгел, авыру һәм физик кимчелекләрнең дә булмавы. Сәламәт булу үзебездән тора. Сәламәт булыйк!