Олыласаң олыны- олыларлар үзеңне
Кичә авыл җирлеге башлыгы Ф. Н. Николаеваның котлавы белән башланып китте. Өлкәннәр хөрмәтенә авыл үзешчәннәре һәм мәктәп укучылары тарафыннан матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Китапханәнең актив укучылары Эльза, Таңсылу , Раушанияләр сөйләгән Й. Шәрәпова, Г. Зәйнашева, Р. Мифтахов, Ә. Низамиева шигырьләре һәм Ленар Мәүләветдинов белән Илгизә Галиуллинаның мөнәҗәт укулары әби- бабайлар күңеленә аеруча ошады. Китапханәче елдагыча” Иң актив Өлкән укучылар”ын (быел алар: Гафиятуллин С. Хәбриева М., Тихонова Г.) приз белән сөендерде. Бәйрәмнән һәркем канәгать булып, рәхмәт әйтеп кайтып китте.