Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

Баллы балачак

Югары Налим китапханәсендә клуб алды лагеры балалары белән “Баллы балачак” дигән балалар иртәсе узды. Балалар хәрәкәтле уеннар уйнаганнан соң китапханәдә шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның иҗатын яктырткан китап күргәзмәсе белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар. Гадәттәгечә,“Тапкырларга – табышмак” өлеше аеруча ошады, барлык табышмакларга җавап бирделәр.