"Сабый җанлы Илдар абый" шигърият сәгате
Илдар Юзеев - драматург, язучы һәм шәп шагыйрь дә. Исән булса , аңа 90 яшь тулган булыр иде." Кемнәрдер аны "Таныш моңнар", "Гашыйклар тавы" әсәрләре аша хәтерли, кемнәрдер "Кыр казлары артыннан", "Сандугачлар килгән безгә" кебек драмалары, моңсу комедияләре өчен үз итә; кемдер халык күңелендә үз урынын тапкан җырларыннан таный; ә берәүләр балалар өчен язылган чишмә кебек ихлас, кояш кебек якты, иртәнге чык шикелле саф шигырьләре өчен якын итә, ярата."...дип яза Илдар абый турында шагыйрь Ленар Шәех. Без дә балалар белән Илдар Юзеевның балалар өчен язылган иҗаты белән таныштык."Бала хыялы","Моңнар тулды йөрәгемә", "Ике хыял" һ.б. шигырьләрен укыдык.