"Авылым тәрәзәләре"
5 - 7 сыйныф кызлары белән "Зәй офыклары " газетасы оештырган "Авылым тәрәзәләре" бәйгесендә катнашырга булдык. Иң элек кар бөртекләре ясап китапханә тәрәзәсен бизәдек. Кызлар кар бөртекләре ясап үзләренең өй тәрәзәләрен дә бизәп куйдылар. Бизәкле тәрәзә барыбызга да ошады, истәлеккә фотосурәткә дә төштек.