"Нәниләргә күчтәнәч" бергәләп укыйбыз
"Чулпан" балалар бакчасында күчмә китапханә эшли. Балалар белән матур бизәкле китапларны бергәләп укыйбыз, шигырь укыгач сорауларга җавап эзлибез, әңгәмә үткәрәбез. Чираттагы очрашуыбызда Йолдыз Шәрәпова, Фәнис Яруллин, Бари Рәхмәт китаплары белән таныштык.