"Туган як тарихы " - китапханә дәресе
5 - 6 сыйныф укучылары өчен "Туган як тарихы " дигән китапханә дәресе үткәрелде. Аларда "Татарлар Ватанга хезмәттә" циклыннан Ш. К. Әхмәтшинның "Тугрылык Каһарманлык Намус" һәм "Бархатная книга татар" китаплары кызыксыну уятты. Туган төбәгебез Зәй турында тарихчы В. С. Малахов китаплары белән дә таныштылар. "Зәй районының күренекле затлары" китабыннан авылдашларыбызны барладык. Ә авылыбыз тарихы буенча китапханәдә тупланган материалларны дәрестә файдаланырга алдылар.