Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Бала хокуклары әлифбасы" - танып белү сәгате

20 ноябрьдә Берләшкән милләтләр оешмасы Бала хокуклары турында Конвенция кабул итә. Ул 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән 54 маддәдән тора. Шул уңайдан Югары Налим мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына танып белү сәгате үткәрелде. Балаларга бу көннең тарихы турында мәгълүмат, хокук төшенчәсенә аңлатма бирелде, аларның төп хокуклары :яшәүгә,  белем һәм медицина ярдәме алуга, торакка, ял итүгә һ.б. турында аңлатылды. Һәр кешенең бурычлары да бары искә төшерелде.