Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Күңелләрне яктыртучы иҗат"- фикер алышу

16 ноябрьдә танылган язучы, журналист Татарстан Республикасы hәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Кояш Закир кызы Тимбикованың олуг юбилее билгеләп үтелә.Әгәр Кояш Тимбикова исән булса, аңа 85 яшь булган булыр иде.

           Кояш Тимбикова Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә укып ,ун сыйныф тәмамлаганнан соң, 1954–1959 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары егерме елга якын (1959–1979) “Азат хатын” журналы редак -циясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире һәм журналның җаваплы сәркатибе булып эшли. 1979–1982 елларда ул – “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе. 1983 елдан бирле шул ук журнал редакциясендә бүлек редакторы вазифасын башкара. “Казан утлары” журналында  Кояш Тимбикова 1993 елга  кадәр эшли. Төп әдәби әсәрләре  дә  шушы журналда дөнья күрә.
        К.Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре – очерк характерындагы журналистлык язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 ел -дан күренә башлый. “Кояш безгә елмая” (1962), “Тылсымлы таяк” (1964) ке -бек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда “Зәңгәр күлмәк” исемле хикәяләр һәм “Күңелләргә күләгә төшмәсен” исемле очерк китаплары дөнья күрә. 1971 елда “Инешләр Иделгә коя” исемле күмәк җыентыкка яшь авторның күләмле беренче әсәре – “Синең өчен” дигән повесте урнаштырыла.
    70 елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын-кыз образла -рын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хи- кәяләр      (“Сөлге булсын бүләгем”, “Шикәр Гайшә”, “Таяныч”, “Ут”һ.б), КамАЗ  төзүче яшьләр тормышына багышланган “Агым уртасында”, архео -логлар турында “Тәңкәле тау” һәм мораль – этик проблемаларны күтәргән “Кышкы талпыну”, “Ярлар биек” исемле повестьларын иҗат итә.
        Кояш Тимбикова Хөсәен Ямашев исемендәге премия лауреаты, Татар- станның атказанган сәнгать хезмәткәре һәм башка төрле бүләкләр иясе.Кояш Тимбикова 1976 елдан бирле ТАССРның  атказанган мәдәният  хезмәткәре  дигән мактаулы исемне йөртте.

         1969-1985 еллар арасында Кояш Тимбикованың очерк ,хикәя ,повестьлары тупланган дистәгә якын китабы басылып чыкты. Аның  аерым әсәрләре рус ,СССРдагы башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.

         Кояш Тимбикова – 1973 елдан Язучылар берлеге әгъзасы иде.

         Кояш Тимбикова 2004 нче елның январь аенда Казанда вафат була.Аңа нибары  66 яшь кенә була.

         Кояш Тимбикова туры сүзле,егет характерлы,әйткән сүзен үти торган , шул ук вакытта нечкә күңелле кеше булган.Аны белгән,аның белән аралашкан кешеләр җылы сүзләр белән генә искә алалар аны. Димәк, Кояш Тимбикова hәркем күңеленә ачкыч таба белгән.