"Галиҗәнап авыл хатыны" - бәйрәм кичәсе
15 октябрь -Халыкара авыл хатыннары көне. Шул уңайдан китапханәдә "Галиҗәнап авыл хатыны"дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәнең кунаклары авылның төрле тармакларында хезмәт куючы ханымнар булды.Авыл хатыннары уңган-булган хуҗабикәләр, пешергән ашлары телеңне йотарлык,ә бакчаларында нинди генә җиләк- җимеш,яшелчә үсми,шау чәчәккә күмелгән.Авыл хатыннары ирләре белән бер рәттән печәнен әзерлиләр,мал-туар асрыйлар.Ә шулай да алар зарланмыйлар,авылда яшәүләре белән бәхетле һәм авыл хатыны булулары белән горурланалар! Кичә барышында авыл тормышы, авылның киләчәге, хатын-кызның бүгенге авыл тормышындагы роле турында кызыклы фикер алышу барды, авыл тормышын яктырткан китаплардан әзерләнгән күргәзмәдәге китаплар да игътибардан читтә калмады, матур шигырьләр дә яңгырады. Чакырылган авыл хатыннары -әниләр дә, инде кайберләре әби дә.Әниләр һәрберсе үз балалаларына исем сайлау һәм кушу турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм кунаклары кичәдән ял итеп , күтәренке кәеф белән таралыштылар.