"Һәр шигырь- үзе бер әкият" - бергәләп уку
4 октябрьдә татар шагыйре, журналист һәм галим Ленар Шәехнең туган көне. Ленар Шәех «Авылдан килгән мендәр », «Керпе ничек энәле булган», «Дүртенче кат...Бишенче кат», «Алдамыйм», «Безнең ишегалдында», «Җылытасы килә дөньяны» исемле китаплар авторы. Аның автор- төзүче буларак башкарган «Җил каян килә?» китабы балалар өчен кызыклы фәнни- популяр басма булып тора. Китапханәдә шагыйрь иҗатын яктырткан “Мәңгелек балачак илендә” исемле күргәзмә әзерләнде. Балалар бакчасында нәниләргә шагыйрьнең “Безнең ишегалдында “ китабындагы шигырьләрне укыдык. Башлангыч сыйныф укучылары да Ленар Шәех китаплары белән таныштылар.