"Ура, яңа журнал килде!"- сентябрь ае басмалары белән танышу
Яңа журнал килү һәрчак сөенечле вакыйга. Китапханәдә балалар яратып көтеп алган сентябрь ае журналларына күзәтү ясалды. Кызлар "Бик матур", "Мәктәп тормышы" сәхифәләре белән танышып яшьтәшьләренең шөгыльләре турында кызыксынып тыңладылар, фикер алыштылар, яңа терминнар белән дә таныштылар, "Иҗат" сәхифәсендәге "Җан җылысы җитми" исемле шигырьне яратып укыдылар."Ялкын" журналының сканвордын бергәләп чиштеләр, уңай тәэсирләр белән таралдылар.