"Татарстанның истәлекле урыннары" - интеллектуаль уен
Татарстан Республикасы көненә китапханәгә килүчеләрне “Мин яратам сине, Татарстан!” дип исемләнгән стенд һәм “Татарстан- син көче, рухы, намусы халыкның!” дигән бай китап күргәзмәсе каршы алды. Күргәзмәләрдә республикабызның үткәне, бүгенгесе турында киң мәгълүмат яктыртылды. 4- 5 сыйныф укучылары уен аша Татарстан шәһәрләре, районнары, анда яшәгән милләтләр, җөмһүриятебезнең иң истәлекле урыннары: Кремль, Колшәриф мәчете, Болгар шәһәре музейлары, Кырлай музее һәм башка сорауларга җавап бирделәр, рәсемнәр буенча аларны табып күрсәттеләр, хәрефләрдән сүзләр җыйдылар. Татарстан, башкалабыз Казан турында китаплар белән танышып өйләренә укырга алып киттеләр.