Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Юл кагыйдәләрен бел!" әңгәмә

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан балалар белән “Юл кагыйдәләрен бел! дигән темага әңгәмә  үткәрелде. Әңгәмәдә 4- 7 сыйныф укучылары катнашты. Бу темага даими сөйләшүләр үткәрелә. Чөнки, балалар һәркөнне юлда йөриләр, бигрәк тә, велосипедта чабалар. Китаплар ярдәмендә юл хәрәкәте билгеләрен кабатладык, хикәяләр аша куркынычсызлык кагыйдәләре бозылган очракларны ачыкладык. Әңгәмәбез юлда йөргәндә һәрчак игътибарлы булырга чакыру белән йомгакланды