Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Яңа журнал килде" күзәтү

" Яңа журнал килде"
Китапханәгә балалар өчен җурналларның яңа саннары килде. Алар гаять кызыклы, файдалы һәм бай эчталекле.
" Сабантуй" ның чираттагы саны аш- су темасына багышлана.
Әкиятләрне көтеп аласыңмы?Бәлки, илһамланырга яратасыңдыр? - бәйгедә катнаша аласың...
Телеңне йотарлык патшалар пирогы пешерергә , каптыргычлы аскуйма яки песиле тоткыч ясарга өйрәнеп әниеңне сөендерергә телисеңме?! - журналга күз сал!
Аш - су булмәсенең үз кагыйдәләре дә бар икән әле- рәхим итеп таныш ! -Витаминлы әлифба, туклыклы филворд һәм башка мавыктыргыч биремнәр ...Болар барысы да журналда язылган, тизрәк кил, укучым, китапханәдә көтәбез!!!
Нәни дустым, " Салават купере" журналы үзенең искиткеч рәсемле , тылсымлы әкиятләре, кызыклы биремнәре , матур наклейкалары белән сине көтә. Әйдә , син дә " Койрыклы дустым" бәйгесендә катнашып дусларыңны таң калдыр.