"Китапларда җәй авазы" бергәләп уку
Бөтендөнья китап укырга яратучылар көнен балалар бакчасында нәниләр белән билгеләп үттек. Чөнки, китап укуга мәхәббәтне, нәкъ менә, нәни чактан ук башларга кирәк. Нәниләрне матур рәсемле китаплар белән таныштырдым. Т. Шәмсуаровның “Җырчы чикерткәләр” шигырен, Г. Хәйдәрованың” Иң тәмле ризык” әкиятеннән өзек укыдык. Балалар белән бөҗәкләр һәм йорт хайваннары турында әңгәмә үткәрдем.