Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Авылдашыбыз -С. Рәфыйков бүләге иясе" - тантаналы әдәби кичә

Зәйдә ике елга бер мәртәбә мәдәният, сәнгать, әдәбият, телне үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә якташ язучыбыз Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшыру традициясе яшәп килә.          Әлеге чара күренекле якташыбыз, язучы Сөббух Рәфыйковның исемен зурлау, хөрмәтләү, иҗатын барлау, тормыш юлын искә алу, шәхеснең исемен үсеп килүче буыннарга да җиткерү, мәңгеләштерү максатын күздә тотып оештырыла.
Мәртәбәле премия гамәлгә куелганнан бирле 33 шәхес һәм 7 иҗат коллективы аңа лаек булган. 2022 ел премиясен исә авылдашыбыз  җирле шагыйрә, нәфис сүз остасы Фәнзия Николаевага тапшырылды.  
Озак еллар дәвамында җирлекнең мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән ул, бүгенге көндә дә үзенең иҗаты белән якташларын һәм шигырь яратучыларны сөендереп яши. Югары Мәлем мәдәният йортында, китапханәдә узган бер генә чара да Фәнзия апаның шигырьләреннән башка узмый.
 Үзәк китапханәдә үткән бу истәлекле кичәдә балалар белән без дә чыгыш ясадык.