Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Хәтер барлый яуда калганнарны" патриотик сәгать

1941 ел, 22 июнь. Илебез тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган бу көн - ил хәтеренә кара хәрефләр белән язылган ,  Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. 1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. Сугыш 1418 көн һәм төн дәвам иткән.28 млн ватандашыбыз һәлак була бу канлы сугышта. Безнең дә 139 авылдашыбыз илебез азатлыгы өчен көрәштә катнаша, 57се Җиңү яулап туган авылга әйләнеп кайта , ә калганнары сугыш кырында һәлак була. Балаларга бу көн һәм сугыштагы югалтулар , төп бәрелешләр турында киң мәгълүмат бирелде.- Аларның батырлыгы күңелләребездә мәңге сакланыр,-  дип вәгъдә бирде яшь буын. Һәлак булган авылдашларыбызны 1 минут тынлык белән искә алдык, алар истәлегенә “Хәтер шәме” кабызылды.